news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Руль артында йокы килгәндә, нишләргә?» – юл үкенечле булмасын өчен белгечләрдән киңәшләр

Юлда руль артында булу вакыты 9 сәгатьтән дә артырга тиеш түгел. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә катгый кисәтте.

«Руль артында йокы килгәндә, нишләргә?» – юл үкенечле булмасын өчен белгечләрдән киңәшләр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Машина йөртүче йоклап китү аркасында чыккан юл һәлакәтләренә мисаллар

«Юл йөрү кагыйдәләренең 26.1 пункты нигезендә, йөк машиналары һәм автобуслар белән идарә итү таләпләре буенча, руль артында булу вакыты 9 сәгатьтән артырга тиеш түгел. Юкса, бик аяныч хәлгә, үкенечкә китерергә мөмкин. 4,5 сәгать баргач, туктарга кирәк, тәнәфес 45 минуттан да кимрәк булмаска тиеш. Бу тәнәфес ике өлешкә дә бүленә ала: 15 һәм 30 минутка. Әлеге таләпләрне җиңел машина йөртүчеләр дә үтәргә тиеш», - диде Дамир Бикмөхәммәтов.

Машина йөртүче йоклап китүе аркасында чыккан аварияләр аз түгел. Юхиди вәкиле аларга күзәтү ясады.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел 7 нче апрельдә Биектау районында 53 яшьлек ГАЗ йөртүчесе, руль артында йоклап киткән дип фаразлана. Башта бер йөк машинасына ышкылып уза, аннары икенче йөк машинасына бәрелә. ГАЗ йөртүчесе һәлак була.

Алабуга районында 22 нче апрельдә «Лада» автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе арган килеш барып, каршы як юлга чыгып, «Скания» машинасы белән бәрелешә. «Лада» йөртүчесе урында ук җан бирә.

2024 елның 1 нче апрелендә Баулы районында һәлакәт була. «Ниссан» машинасы руле артында булган 1960 елгы ир-ат, алҗыган хәлдә каршы якка чыгып, КАМАЗ белән бәрелешә. Үзенең, хатынының, 1982 елгы улларының һәлакәт урынында гомерләре өзелә. Алар Краснодар краеннан Новосибирскига туйга барганнар. Кире Краснодар краена кайтып барышлары булган. Юлда тәүлектән артык туктамыйча барганнар. 29 сәгатьтән артык дәвам иткән юлны өчесе рульдә алмашынып барган.

2024 елның 19нчы апрелендә Бөгелмә районында авария килеп чыга. «Лада Калина» машинасының 1969 елгы йөртүчесе, алҗыган хәлдә каршы як юлга чыгып, «Лада Гранта» белән бәрелешә. Ике йөртүче һәм «Гранта» пассажиры һәлакәт урынында үлә, «Калина» пассажиры зыян күрә. «Алар Бөгелмәдән Түбән Камага уллары янына барганнар, аннары кире төнлә өйләренә кайтырга чыкканнар. Ире йоклап китеп, каршы як юлга чыга, һәм өч кеше һәлак була», - диде Дамир Бикмөхәммәтов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Иртән, ял иткәч тә, кузгалырга була иде бит юлга!»

Актаныш районында 28нче мартта булган һәлакәт тә төзәтеп булмаслык аяныч нәтиҗәләргә китергән.

«28нче мартта Актаныш районында «Лада Веста» автомобиле руле артында булган ир-ат йоклап китә, каршы як юлга чыга һәм Mitsubishi йөк машинасы белән бәрелешә. Машина йөртүче һәм аның 7 яшьлек кызы үлгән, хатыны һәм 5 яшьлек кызы төрле дәрәҗәдә имгәнеп, хастаханәгә китерелә», - дип искәртте Дамир Бикмөхәммәтов.

Гаилә туганнарына каникулга Төмәнгә барган булган.

– Алар юлда 12 сәгатьтән артык булган, 1 меңнән артык километр юл узганнар. Төне буе юлда ир белән хатын рульдә алмашынып барганнар. Иртәнге якта рульгә ире утыра, йоклап китеп, каршы як юлга чыккан. Артта утырган кызының куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән булган. Бала йоклап барган. Кече кызының каешлары беркетелгән, ләкин балалар креслосында утырмаган. Кресло машина багажнигында булган. Нәтиҗәдә, 7 яшьлек кыз, бәрелү нәтиҗәсендә, алда йөртүче креслосы астына кереп китеп, шунда кысылып үлгән. Ял режимын бозу гына түгел, пассажирлар йөртү кагыйдәләре дә бозылган. Балалар белән ял итәргә баргансыз икән, ник төнгә каршы юлга чыгарга кирәк инде?! Иртән, ял иткәч тә, кузгалырга була иде бит юлга! - ди Дамир Бикмөхәммәтов.

Фото: © Татарстанның ЮХИДИ идарәсе

Колакка киертелә торган җайланма йокыдан уятамы?

Интернет-кибетләрдә йокыга китә башлаган йөртүчене сискәндереп җибәрә торган җайланма сатып алырга мөмкин. «Бу җайланма колакка киертелә. Аның гадирәге якынча 1 мең сум тора, йөртүче әзрәк башын ия башласа, сигнал бирә. Бу җайланма бер ярдәмче генә, ул ялны алмаштырмый, - дип ЮХИДИ вәкиле ул җайланмага гына ышанып чыгарга ярамавына да ишарәләде. Рульгә ял һәм эш режимын үтәп кенә утырырга яраганын искәртте.

«Каеш күкрәк аша узарга тиеш, муеннан түгел!»

Тиздән отпусклар чоры башлана, күпләр ял итәргә кузгала. Дамир Бикмөхәммәтов.отпуск алдыннан маршрутны алдан өйрәнергә, мөмкинлек булганда, шәхси транспортта бармаска, җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итте. Сәяхәткә алдан сатып алган билетлар арзанрак булуын да искәртте.

Алгы утыргычта 12 яшькә кадәр балалар махсус креслода, каешлары эләктерелгән булырга тиеш. Артта 7 яшьтән узган балаларны гомуми куркынычсызлык каешлары белән эләктерергә рөхсәт, тик баланың гәүдәсенә дә карау мөһим. Каеш күкрәк аша узарга тиеш, муеннан түгел, шуңа күрә ул каешлар аларны куркыныч туса, коткармый. Арткы утыргычта да баланы 12 яшькә кадәр дә креслода йөртсәң, хәерлерәк, – дип саный Дамир Бикмөхәммәтов.

ЮХИДИ вәкиле куркыныч маневрлар ясамаска, арыганлыкны сизүгә, шунда ук туктап, ял итеп алырга киңәш итте. «Хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куеп, транспорт чарасы белән алҗыган хәлдә идарә итү тыела. Руль артында озак булу игътибарны читкә юнәлтә, реакция тизлеген киметә. Туктап, чыгып йөреп керсәң дә, көч керә», - ди ул.

Нәрсә ул тахограф?

Татарстанда автобус һәм йөк машиналарын йөртүчеләрнең халәтен ачыклый торган тахограф дип аталган махсус җайланма кулланыла. Ул транспорт йөртүчеләргә руль артында уяулыгын югалтмаска булыша. Бу хакта «Яңа идентификация технологияләре» компаниясенең үсеш буенча директоры Рөстәм Һидиятуллин сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Аның сүзләренчә, тахографлардан башка рейска чыгу тыела, юкса, штраф яный.

– Транспорт йөртүченең сәламәтлек параметрларын теркәп бара торган махсус технология ул. Гади смартфон яки махсус җайланма ярдәмендә йөртүченең пульсын контрольдә тоту, арыганлык дәрәҗәсен бәяләү, кан басымын тикшерү һәм иң мөһиме инфаркт, инсульт алдыннан була торган халәтне күрү мөмкин.

Авария сәбәпләренә карасак, аларның 60 проценттан артыгы игътибар читкә юнәлү, алҗыганлык аркасында. Система транспорт йөртүченең алҗыганлыгын, хәле начараюын күреп алса, сигнал килә. Автобус яки йөк машинасы булса, бу белешмәләр диспетчерлык үзәгенә бара. Бу җайланма кабинага куела, кешенең иснәнеп баруын, баш июен, юлдан читкә каравын да терки. Быел шул җайланмаларны сынадык, алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, – диде Рөстәм Һидиятуллин.

Проектны хәзер киң кулланышка кертергә җыеналар.

«Йокы килү халәтеннән котылуның бердәнбер юлы – әйбәт кенә йоклап алу»

Йокыны качыру өчен, кофе һәм энергетиклар вакытлыча гына булыша, аннары, киресенчә, хәлне авырайтып җибәрә, һәм күзгә йокы тизрәк төшәчәк. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неврологы Тимур Хәйбуллин сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Аның сүзләренчә, бернинди дарулар һәм препаратлар да йокы процессын туктата алмый: кеше арый да, организм баш миенә сигнал биреп, күз кабаклары йомыла башлый. Бу халәттән котылуның бердәнбер юлы – әйбәт кенә йоклау, ди табиб.

Хәтта көндез кеше бик алҗыган булса, контрольне югалтып, йоклап китәргә мөмкин. Транспорт йөртүче күзләре йомылганын абайламый да кала. Шуңа ерак сәфәргә чыкканда, бу эчемлекләр белән мавыгырга кирәкми. Аларны даими кулланырга ярамый, бигрәк тә даими рәвештә ерак рейсларга чыгучыларга.

Әгәр кичке 22.00 сәгатьтә йокларга ияләшкәнсез икән, бу вакытта рульгә утырырга ярамый. Гомумән, 12 сәгать йокламый торгансыз икән, рульгә утырмау хәерле. Әгәр руль артында йокы басканын сизсәгез, туктап ял итү мөһим. Юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәргә кирәк. Даруларның инструкциясендә, әгәр рульгә катгый утырырга ярамый дип язылган икән, моны исәпкә алырга кирәк, – диде табиб.

  • 2025 ел башыннан Татарстанда 754 юл-транспорт һәлакәтендә 73 кешенең гомере өзелгән, 947 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
news_right_1
news_right_2
news_bot