news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы җитәкчеләре пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күрүчеләрнең хәлен белде

Тукай районы җитәкчеләре пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күрүчеләрнең хәлен белде
Фото: tukay.tatarstan.ru

Татарстанның Тукай районы җитәкчеләре пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күрүчеләрнең хәлен белде. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Түбән Каманың кайбер предприятиеләре пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күрүе хакында хәбәр иткән иде. Моннан тыш, ике кеше - уртача авырлыктагы, тагын берничәсе җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Һөҗүм нәтиҗәләрен бетерүне Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәхси контрольгә алды.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы зыян күрүчеләрнең берсе белән очрашты. Баш табиб урынбасары Нигина Нигъмәтуллина белән бергә ул пациент белән аралашты.

«Операциядән соң хәл тотрыклы. Пациент кирәкле барлык ярдәмне ала, ул белгечләрнең даими күзәтүе астында. Тизрәк терелүегезне телим!» - дип сөйләде Нәҗмиев очрашудан соң, шулай ук Республика клиник хастаханәсе табибларына рәхмәт белдерде.

Тагын бер зыян күрүче Чаллының. Р.С.Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана. Аның хәлен белергә Камил Нәҗмиев кушуы буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов килгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot