news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Столыпин медаленә лаек булды

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Столыпин медаленә лаек булды
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләнде. Ил Хөкүмәтенең шул хактагы боерыгын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган, документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Татарстан салым хезмәткәрләре башлыгы әлеге бүләккә «салым мөнәсәбәтләре системасын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» лаек булды, диелә боерык текстында.

П.А.Столыпин медале 2008 елда гамәлгә куела, ул - ил Хөкүмәтенең ведомство бүләге. Медаль 1906-1911 елларда Россия империясе Министрлар Советы рәисе булган Петр Столыпин хөрмәтенә аталган. Бүләк илнең социаль-икътисади үсешендә стратегик бурычларны хәл итүдәге казанышлар өчен тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot