Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рукавишникова: Яңа кодекста машинаны куркыныч йөрткән өчен штраф 3 мең сумга җитәчәк
«Куркыныч йөрү» төшенчәсе РФ Хөкүмәтенең 2016 елда карары белән билгеләнсә дә, административ законнар аның өчен җаваплылыкны күздә тотмаган.
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Транспортны куркыныч йөрткән өчен РФ административ хокук бозулар турында яңа кодекста каралган штраф 3 мең сум тәшкил итәчәк.
«Юлларда тәртипне сакламау һәм куркыныч маневрлар ясау 2016 елдан бирле гамәлдә булган хокукый билгеләмәне генә түгел, ә тәгаен чикләү чараларын да алырга мөмкин. Алар яңа административ хокук бозулар турында яңа кодекс проектында тәкъдим ителде», — дип китерә Федерация Советының конституцион законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Рукавишникова сүзләрен РИА Новости.
Рукавишникова сүзләренчә, сүз берьюлы ике хәрәкәт полосасын кисеп чыгу, дистанцияне сакламау, зур тизлектә узарга чыгу һәм башкалар турында бара. Шул ук вакытта алар «бер тапкыр гына түгел, ә системалы характер»да, «нәкъ менә автомобиль белән идарә итү стиле» булырга тиеш.
Федераль Җыенның Конституцион законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары хәзер юлда агрессив тәртип озак вакыт җәзасыз калырга мөмкин булуына игътибар итте. «Куркыныч йөрү» төшенчәсе РФ Хөкүмәтенең 2016 елда карары белән билгеләнсә дә, административ законнар аның өчен җаваплылыкны күздә тотмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз