news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивалендә дүрт меңгә якын тамашачы катнашачак

Һәр тамашачы үз фикер-тәкъдимнәре белән уртаклаша алачак.

«Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивалендә дүрт меңгә якын тамашачы катнашачак
Солтан Исхаков

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивале Татарстанда 20-22 ноябрьдә үтәчәк. Анда 4 меңгә якын тамашачы катнашыр дип көтелә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Талантлар Университеты башкарма директоры Айдар Акмалов хәбәр итте.

«Талантлар Университетының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында булачак трансляцияләр ярдәмендә 4 мең тирәсе тамашачыны җәлеп итәрбез дип уйлыйбыз», — диде ул.

Узган ел җиңүчене тамашачылар сайлаган, Айдар Акмалов сүзләренчә, быел да алар үзләренә ошаган катнашучылар турында фикерләре белән уртаклаша, трансляциядә комментарийлар язып калдыра алачак.

Исегезгә төшерәбез, быел «Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивале онлайн форматта үткәрелә. Проектны Россия венчур компаниясе командасы һәм милли технологик инициатива проектларына ярдәм фонды гамәлгә ашыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot