news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рухият" фонды үзенең чираттагы китапларын тәкъдим итте

Быел нефть төбәгенең үзешчән әдипләре әсәрләре җыентыгы, балалар өчен хикәяләр, Гамил Афзал һәм Саҗидә Сөләйманова турындагы китаплар дөнья күргән.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Әлмәттә "Татнефть" карамагында эшләүче "Рухият" хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән китаплар тәкъдим ителде. Быел фонд нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче 155 язучы һәм шагыйрьнең "Туган яктан илһам алып – Вдохновленные краем родным» дигән җынтык, Галина Тютюгинаның "Азбука чудес" дигән балалар өчен хикәяләр җыентыгын бастырган. Альбом форматындагы ике китап татар шигърияте классиклары Гамил Афзал һәм Саҗидә Сөләймановага багышланган.

"Иске Әлмәт" Мәдәният йортында китап авторлары һәм мөхәррирләре, "Татнефть"һәм Әлмәт муниципаль районы хакимияте, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, иҗат әһелләре җыелган иде. Тәкъдим итү башланыр алдыннан автограф-сессия үткәрелде.

Китапларның авторларыннан тыш, тамашачыларны аларның мөхәррирләре һәм рәссамнары белән дә таныштырдылар. Традиция буенча, китапларны тәкъдим итү Әлмәт драма театры артистлары башкаруында спектакльләрдән өзекләр, концерт чыгышлары белән үрелеп барды.

"Татнефть" генераль директоры урынбасары, "Рухият" фонды советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев нәшер итү өчен китапларны сайлаган вакытта экспертлар советының нинди принципларга таянуы турында сөйләде.

"Бер яктан без, яшь әдәпләргә булышырга, ел саен диярлек аларның бер-ике китабын бастырырга тырышабыз. Шул ук вакытта әдәбиятның танылган әһелләре исемен мәңгеләштерүгә дә үз өлешебезне кертәбез, аларның юбилейларына китаплар бастырабыз. Быел Саҗидә Сөләйманова тууга - 90, Гамил Афзалга 95 ел тулды. Моннан тыш, балалар әдәбиятына да игътибар бирелә. Хатын-кызлар иҗатын да игътибарсыз калдырасы килми. Кыскасы, без бөтен юнәлешләрне колачларга тырышабыз", - диде ул.

Әлмәт районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех үз чыгышларында "Рухият"нең нәшрият эшчәнлегенә зур бәя бирде.

Танылган язучы Галимҗан Гыйльманов "Татнефть"нең Татарстанның күп милләтле мәдәният үсешенә керткән зур өлешен атап узды. Аның сүзләренчә, "Рухият" фонды тарафыннан дөнья күргән барлык 193 китап та сыйфатлы килеп чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100