news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Рухият” фонды татар диаспораларына китаплар бүләк итә
Бүләкләр милли бәйрәмебез — сабантуйлары кысаларында тапшырылачак
Скопировать ссылку
(Әлмәт, 15 июнь, “Татар-информ”). Июнь-июль айларында Россия төбәкләрендә Татарстан делегацияләре катнашында милли бәйрәмебез сабантуйлары уздыру уңаеннан, “Татнефть” ААҖ “Рухият” фонды аша бушлай китаплар бүлеп бирде. Басмалар Россиянең 10 төбәгендә, шул исәптән Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Татарстанның 10 шәһәрендә тапшырылачак. Компания тарафыннан 180 мең сумлык 1300 китап бүләк ителгән.
Билгеле булганча, 11 ел эшләү дәверендә “Рухият” фонды 250 мең нөсхәдән артык 134 төрле китап бастырып чыгарган. Әйтергә кирәк, үзенчәлекле әлеге басмалар татар әдәбиятының алтын фондын баетуга зур өлеш кертте. Нигездә, алар республика һәм Россия төбәкләре китапханәләренә һәм белем бирү учреждениеләренә тапшырылды.
Бу юлы исә махсус тупланган “Рухият” басмалары Россия төбәкләрендәге татар диаспораларына юллана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: былтыр, сабантуйлары узган төбәкләрдә, фонд шулай ук китаплар тапшырган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot