Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рухи һәм мәдәни мираска таянмый торып, җәмгыятьнең тулыканлы үсеше мөмкин түгел – мэр Илсур Метшин
Татарстан башкаласы җитәкчесе православие динендәгеләрне Раштуа белән котлады
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин православие динендәгеләрне Раштуа белән котлады.
“Һәммә православие христианнарын да Раштуа белән бар йөрәктән тәрик итәм!
Әлеге бөек бәйрәм меңнәрчә еллар дәвамында кешеләргә сүнмәс ышаныч бүләк итә, йөрәкләрне мәхәббәт һәм шатлык хисләре белән сугара, һәр йортка тынычлык китерә. Ул безнең игътибарны мәңгелек кыйммәтләргә юнәлтә, әхлакый сафлануга һәм якыннарыбызның хәленә керешергә өнди.
Күп милләтле шәһәребез тормышына дини бәйрәмнәрнең ныклап кереп урнашуы куанычлы. Рухи һәм мәдәни мираска таянмый торып, җәмгыятьнең тулыканлы үсеше мөмкин түгел.
Православие, башка дини конфессияләр белән берлектә, ватанпәрвәрлек, гуманистик идеаллар тәрбияләүдә, үзара аңлашуда әһәмиятле роль уйный. Халык өчен гыйбадәтханәләрнең елдан-ел күбрәк ачылуын, дини-агарту һәм социаль өлкәләрдә эш актив алып барылуын тану күңелгә хуш килә.
Шушы ямьле һәм күңелле көннәрдә православие дине тарафдарларына сәламәтлек, яңа уңышлар һәм игелекле гамәлләр телим!” – диелә мэр Илсур Метшин котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз