Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Руфина Голубева: “Бала сәламәтлеге турында тулысынча хәбәрдар булып тору –участок табипларының төп максаты”
^Руфина Голубева: “Бала сәламәтлеге турында тулысынча хәбәрдар булып тору –участок табипларының төп максаты”
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә “Район педиатрлары бердәм көне” уңаеннан балалар педиатриясе мәсьәләләренә багышланган семинар булып узды.
ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева ТР “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру бурычлары хакында сөйләде һәм аның нәкъ менә турыдан-туры педиатриягә кагылышлы нечкәлекләренә тукталды. Ул әлеге проектның төп юнәлешләрен: беренчел медицина-санитар ярдәмен үзгәртеп кору, халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, сәламәтлек саклау өлкәсенең мәгълүматлаштырылуы, бала тудыру сертификатлары бирелү һәм башка бурычларны искәртте. Руфина Голубева сүзләренә караганда, 18 юнәлештән гыйбарәт булган проектның 11 бүлекчәсе турында узган ел ахырында сүз барган булса, быел 7 юнәлешен тормышка ашыру максат итеп куелган.
“Финанслаштыруга килгәндә, беренчел звено белгечләре: гомуми практика табипларына, участок терапевтлары һәм шәфкать туташларына, педиатрлар һәм бала тудыруда ярдәм кулы сузучы табипларга, һичшиксез, өстәмә түләүләр каралган”, - диде ул. Ләкин өстәмә эш алу турында табип һәм дәвалау-профилактика оешмасы җитәкчесе арасында килешү төзелергә тиеш. Гыйнвар аенда өстәмә медицина ярдәме күрсәткән өчен 4500 дән артык белгечкә акчалата түләү гамәлгә ашырылган. “Сәламәтлек” милли проекты бик күп җитешсезлекләрнең уңай якка үзгәрүенә китерер дип ышанабыз, шулай да, төрле белгечләргә түләү буенча сизелерлек аерма булуы - бүгенге көндә туган аңлашылмаучанлыкларның берсе һәм башка проблемалар да акрынлап чишелү юлына таба бара”, - дип ассызыклады ул. Аның сүзләренә караганда, ашыгыч ярдәм табиплары һәм акушер-гинекология бүлеге белгечләренә өстәмә түләү мәсьәләсе турында карар кабул ителгән инде. Мәктәп медицинасы торышы, борчыган өлкәләрнең берсе булуын да яшермәде Руфина Голубева. Татарстан буенча төрле дәвалаучы җайланмалар булдыру һәм материаль-техник базаны ныгыту өчен 203 млн.сум күләмендә акча тотылачак. Республиканың барлык районнарына да диярлек заманча җайланмалар кайтачак һәм бүгенге көндә аларның бәясен тәгаенләү өстендә эш алып барыла. Кирәк булган очракта яңа туган балаларны күчерү өчен, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә реанимобильләр биреләчәк.
Мәгълүм булганча, соңгы биш елда сабыйлар үлеменең кимүе күзәтелә. Узган елда бу күрсәткеч 30 процентка кадәр кимегән. “1990 еллардан ук йөкле хатын-кызларны һәм яңа туган балаларны тикшерүгә игътибарны арттыру, соңгы елларда җайланмалар белән тәэмин ителүнең камилләшүе дә - яңа туган балалар үлеменең ТР буенча кимүенә китерде”, - диде ул.
Агымдагы елның икенче яртысыннан 92 мең авырлы хатын-кызның һәм өч яшькә кадәр баланың ташламалы дарулар белән тәэминаты турындагы карар үз көчендә эшли башлаячак. Моңа 1 млрд. 966 млн. сум күләмендә акчалата чара бүленгән. Руфина Голубева участок табипларының бала һәм аның гаиләсе турында тулы мәгълүматка ия булырга тиешлегенә басым ясады. Мәктәпләрдә эшләүче шәфкать туташларына, малайларның хәрби хезмәткә яраксызлыклары буенча төгәл сәбәпләрне ачыклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз