Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рудольф Нуриевның вафатына 19 ел
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында ел саен Р.Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале уза
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Рудольф Нуриев 1938 елның 17 мартында юлда поездда туа. Ул вакытта аның әнисе Фәридә кечкенә кызлары белән Ерак Көнчыгышка - Совет Армиясе политругы булган иренең хезмәт иткән урынына сәфәргә кузгалган була. Туганнарының истәлекләренә караганда, Рудольф поезд Иркутскига якынлашканда дөньяга аваз салган.
1939 елның июлендә гаилә Мәскәүгә күченә, соңрак сугыш вакытында Уфага эвакуацияләнә. Кечкенә Рудик бию буенча беренче дәресләрен нәкъ менә Уфада ала.
Малай халык биюләре белән балалар бакчасында таныша башлый, үзешчән балалар ансамбле составында чыгыш ясый. 1949 елда Рудольф Анна Ивановна Удальцова (Мариин театрының элекке биючесе) җитәкчелегендә Укытучылар Йортындагы бию студиясендә шөгыльләнә башлый.
1953 елда ул Уфа опера театры каршындагы балет студиясенә килә, башта статист була, соңрак артист дәрәҗәсенә күтәрелә.
1955 елның 25 августында Нуриев Вагановское училищега укырга керә, күренекле педагог Александр Иванович Пушкин классында 3 ел укый.
1958 елның апрелендә Рудольф Нуриев балет белән шөгыльләнүче студентларның Мәскәүдә узган Бөтенсоюз бәйгесендә бик уңышлы чыгыш ясый, шул ук елның июнендә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, Киров театрының солисты булып китә. Театр сәхнәсендә Нуриев Фрондосо (“Лауренсия”), Армен (“Гаянэ”), Альберт (“Жизель”), Солор (“Баядерка”) рольләрен башкара.
1961 елның 16 июнендә Киров театрының Париждагы гастрольләре вакытында Рудольф Нуриев Көнбатышта калырга карар итә. Анда биюченең карьерасы бик уңышлы дәвам итә.
Рудольф Нуриев 1993 елның 6 гыйнварында Парижда вафат була. Мәшһүр биюче Сент-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнгән.
Билгеле булганча, Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында ел саен Р.Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз