news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рудольф Нуриевның ни өчен Төркияне яратуы турындагы фильм кинофестивальдә тәкъдим ителәчәк

Фильмда биюченең үзен татар дип санавы, мөселман тәрбиясе алуы сәбәпле шәрыкка тартылуы хакында сөйләгән уникаль кадрлар кулланылган.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). 4 декабрьдә Мәскәүдә “АртДокФест” Халыкара документаль фильмнар фестивалендә режиссер Евгения Тирдатованың “Рудольф Нуриев. Аның хыялындагы утрау” (Рудольф Нуреев. Остров его мечты) фильмы тәкъдим ителәчәк.

Фильм биюче тормышында аз билгеле чор – 1980 елларда Төркиягә сәяхәтләре турында. 

Режиссер Евгения Тирдатова “Татар-информ” агентлыгына картинаны төшерү идеясе төрек продюсеры Нурдан Түмбек Текеоглу белән аралашу вакытында туганын әйтте. Ул балачагында Истанбулда Нуриевның чыгышларын караганын исенә төшерә. Режиссер бу тема белән кызыксынып китә һәм Нуриевны белгән кешеләрне эзли башлый. Ул биюченең якын дустын – Төркиядә Нуриевка “Йокыга талган гүзәл кыз”ны куярга ярдәм иткән Ясемин Пипиринсиоглуны таба. Сүз уңаеннан, фильм Ясемин исеменнән сөйләү формасында төшерелгән.

“Ясемин мине үз өенә чакырды. Бу йорт Нуриев үлгәннән соң аның хөрмәтенә төзелгән булып чыкты. Бу өйгә ел саен аның дуслары, шул исәптән якын дусты итальян Эцио Фридрежерио да килә”, - дип сөйләде режиссер.

Ясемин бу йортны төзү тарихын да аңлата. Рудольф Нуриев 1980 елларда ун ел рәттән Төркиягә килә. Ул бу илдә еш булуын ике сәбәп белән аңлата – беренчедән, Көнбатыш Европа илләрендә “йолдыз” булу сәбәпле, үзе теләгәнчә ял итә алмаган, ә Төркиядә ул билгеле шәхес булмый. Икенчедән, татар буларак, аны Көнчыгыш үзенә тарта.

Фильмның режиссеры Евгения Тирдатова 

Төркия буйлап сәяхәт иткән вакытта биюче бер утрауга тап була. Ул анда үзе теләгән проект буенча йорт салып, яшәп калырга уйлый. Әмма сәяхәт вакытында аны югалта һәм Ясемингә утрауны табарга куша.

Фильмда Ясемин бу утрауны ничек эзләве турында сөйли. Әмма Нуриев утрауны сатып ала алмый. Бу утрау – Гемилер Адасы – тарихи һәйкәл булып чыга һәм Төркия хөкүмәте аны сатып алырга рөхсәт бирми. Нуриев проекты буенча йортны аның вафатыннан соң икенче урында аның дусты Эцио Фридржерио төзи.

Фильм өчен материал туплаганда режиссер уникаль материал – профессиональ булмаган оператор тарафыннан төшерелгән видео таба. Нью-Йорк архивында төшерелгән видео да фильмда кулланылган.

 

“Рудольф Нуриев Төркия буйлап сәяхәте вакытында ни өчен үзенең бу илгә тартылуын үзе сөйли. Үзенең татар булуын, мөселман гаиләсендә тәрбияләнүен әйтә. Шул сәбәпле шәрык бизәкләре, Госманлы империясе чорында төзелгән сарайларның үзенә ошавын сөйли”, - диде Евгения Тирдатова.

Фильмда Нуриевның хоббие – көнчыгыш келәмнәрен җыю белән шөгыльләнүе хакында да сүз бара. Ясемин әйтүенчә, Нуриев Төркиягә килгәч, беренче итеп базарга барган һәм келәмнәрне җентекләп караган. Биюче бу келәмнәрдәге бизәкләрне карагач, күңелендә сурәт кебек яңа биюләр тууын сөйләгән.

Рудольф Нуриев фильмда Босфорга тартылуын да сөйли. Кара диңгез ярында озаклап утырып ул үзе инде кире әйләнеп кайта алмаган Ватаны тарафына карап утырган.

Фильм Евгения Тирдатова һәм продюсер Нурдан Тумбек Текеоглуларның акчасына төшерелгән. Фильм Төркия шәһәрләрендә күрсәтелгән. “Тәнкыйтьчеләр начар бәяләмәде, әмма картинаның төп тамашачысы Россиядә”, - диде режиссер. Выборгтагы “Окно в Европу” кинофестивалендә фильм төп призны алган. Евгения Тирадова әйтүенчә, картинаны барыннан да бигрәк Нуриев белән шәхсән таныш булган кешеләр югары бәяләгән.

“Мин Казан тамашачылары да фильм белән кызыксынырлар дип уйлыйм. Мин картинаны Казанда, Уфада куярга теләр идем. Мөселман кинофестиваленә чакырырлар дип өметләнәм”, - диде режиссер.

Фильм прокатка 8 декабрьдә чыга.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100