Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рудольф Нуриевнең Төркиядә яшәү хыялы турында фильм төшерелгән
Режиссер Евгения Тирдатова төшергән документаль фильмның премьерасы Мәскәүдә узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”) 4 декабрьдә Мәскәүдә биюче Рудольф Нуриевкә багышланган документаль фильмның премьерасы булачак. Бу хакта “REFLEXION FILMS” ширкәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Рудольф Нуриев. Биюченең хыял утравы” дип исемләнгән фильмны режиссер Евгения Тирдатова төшергән. Эчтәлектә биюче биографиясендәге киң тамашачыга билгеле булмаган фактлар турында сөйләнә. Мәсәлән, Рудольф Нуриев Төркиядә үз йорты белән яшәргә, үз утравы булуын теләгән.
Фильм Мәскәүнең “Октябрь” кино үзәгендә күрсәтеләчәк. Премьерага Россиянең танылган артистлары чакырулы.
2016 елда бу фильм халыкара фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар алырга да өлгерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз