news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рудольф Нуриев кабере читенә “Великий татарин” дип язып киткәннәр иде – Игорь Оболенский

“ОКНО” заманча сәнгать галереясы Игорь Оболенскийның «Рудольф Нуриев. Мятежный демон» исемле моноспектаклен тәкъдим итте.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Ратушасы залларының берсендә “ОКНО” заманча сәнгать галереясы Игорь Оболенскийның «Рудольф Нуриев. Мятежный демон» исемле моноспектаклен тәкъдим итте. Зал камера чыгышларына көйләнгән, биредә 100гә якын урындык куелган иде. Моноспектакль зур аншлаг белән үтте.

Танылган язучы, биограф, журналист, сценарист һәм режиссер 1 сәгать 45 минут дәвамында Рудольф Нуриевның тууыннан һәм нинди әкиятләр тыңлап үсүеннән башлап, соңгы көннәренә кадәрге иң кызыклы фактларны сөйләде. Игорь Оболенский данлыклы биюченең Уфадагы тормышына да, соңгы елларында Казанга килүенә дә киң тукталды. Игорь Оболенский татар милләтеннән булган биюче турында ихтирам белән сөйләде. Чыгышында ул аның “Мин бар байлыгымны аякларым белән биедем”, “Мин биюдән туктагач, яшәүдән дә туктыйм” дигән сүзләрен ассызыклап узды.

“Мин Парижда аның кабере янында булдым, - дип аның артист сандыгына затлы шәрыкъ келәме ябылган кебек итеп эшләнгән кабер ташының рәсемен күрсәтте ул. – Күрәсезме, кабер ташы читенә кемдер “Великий татарин” дип язып киткән. Сезнең өчен махсус төшереп алдым”.

Мәгълүмат өчен. Игорь Оболенский – язучы, биограф, журналист, сценарист һәм режиссер. 19 документаль фильм һәм 25 китап авторы. Александр Солженицын, Мстислав Ростропович, Софи Лорен, Катрин Денев, Никита Михалков, Майя Плисецкая, Пласидо Доминго, Лайза Минелли, Юрий Любимов, Галина Вишневская кебек шәхесләрдән интервью алган.

Игорь Оболенский чыгышыннан Рудольф Нуриев турында иң кызыклы фактларны “Интертат” электрон газетасыннан укырсыз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100