Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рудольф Нуриев исемендәге XXVIII Халыкара классик балет фестивале була
Фестиваль кысаларында Беларусь Республикасы опера һәм балет театры гастрольләре көтелә
(Казан, 19 март, “Татар-информ”). 15-29 май көннәрендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXVIII Халыкара классик балет фестивале була.
Фестиваль программасын Л.Минкусның "Дон Кихот" балеты премьерасы ачып җибәрәчәк. Спектакль театр сәхнәсендә 1993 елгы куелышта барган, хәзер исә декорацияләр һәм костюмнар яңартылачак, музыкаль текстта һәм хореографиядә дә үзгәрешләр көтелә.
Балет форумы программасына П. Чайковскийның “Аккош күле”, А.Аданның “Жизель”е, Л.Минкусның “Баядерка”сы да керәчәк. XX гасырның совет классикасы исә Владимир Васильев куелышындагы “Анюта”да чагылыш тапкан. Шулай ук фестиваль программасына 2 авторлык спектакле дә кертелгән. Болар − “Алтын Урда” (Р. Ахиярова) милли балеты һәм “Carmina Burana, яки Фортуна тәгәрмәче” (К. Орф) мистериясе. Фестиваль 2 гала-концерт белән тәмамланачак.
Фестиваль кысаларында Беларусь Республикасы Зур опера һәм балет милли академия театры гастрольләре дә узачак. Алар татарстанлыларга “Кармен-сюита” (Ж.Бизе-Р.Щедрин) һәм “Болеро” (М.Равель), шулай ук “Алты бию” (В.Моцарт) тамашаларын тәкъдим итә. Беларуслар Казанда 24 һәм 25 май көннәрендә чыгыш ясаячак.
Нуриев фестиваленә билетлар сатуга 2 апрель көнне чыгарыла, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз