news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рудольф Нуриев фестивалендә дөньяның 13 театрыннан артистлар чыгыш ясаячак

Фестиваль 7-24 сентябрь көннәрендә Уфада узачак.

Рудольф Нуриев фестивалендә дөньяның 13 театрыннан артистлар чыгыш ясаячак
bashinform.ru

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 7-24 сентябрь көннәрендә Уфада Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивале узачак. Фестивальдә дөньяның 13 театрыннан артистлар чыгыш ясаячак. Балет сәнгатен яратучыларны дөнья сәхнәсе йолдызлары катнашындагы өч гала-концерт көтә.  Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә Россиянең Зур театры, Мария һәм Михайлов театрлары, Дәүләт Кремль сарае театры, Борис Эйфман Балет театры, Леонид Якобсон исемендәге Санкт-Петербург балет театры, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, Словак милли театры һәм Бавария дәүләт балеты солистлары чыгыш ясаячак. Кунаклар арасында шулай ук Мәскәү, Екатеринбург, Чиләбе балет труппалары да булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot