news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рудникта укучылар шар бәйрәме уздырылды

Шарлар ярәмендә сыннар ясадылар, йөгерделәр...

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Кама Тамагы районының Рудник урта мәктәбендә шар бәйрәме үткәрелде. Конкурсларда укучылар тапкырлык, җитезлек, сәнгати осталык күрсәтте.

Аларга “Ракета” конкурсы аеруча ошады. Конкурсның асылы шарны һава белән тутырып, команда буенча аны җибәрүдән гыйбарәт иде. Шарлар ярәмендә сыннар ясадылар, йөгерделәр, һәркем үз шарын тотты. “Һава шарында черки” конкурсы иң тынычы булды, бу вакытта балалар шарларга Корней Чуковский әкияте геройларын ясадылар, дип белдерә “Идел таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot