news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рубльның тотрыксыз курсына альтернативалар юк - Эльвира Нәбиуллина

Аның сүзләренә караганда, курсны тотып тору халыкара резервларны шактый сарыф итүне таләп итәр иде һәм рубльның ликвидлыгын чикләр иде

 (Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Хәзер рубльның тотрыксыз курсына альтернатива юк, дип белдерде Россия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина РФ Дәүләт Думасы утырышында 2015 елга һәм 2016-2017 елларга акча-кредит сәясәтенең төп юнәлешләре проекты белән чыгыш ясаганда, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Аның сүзләренә караганда, курсны тотып тору халыкара резервларны шактый сарыф итүне таләп итәр иде һәм рубльның ликвидлыгын чикләр иде, бу исә ставкаларның күтәрелүенә һәм реаль секторга кредит бирүне кысуга китерергә мөмкин. Моннан тыш, акча базарында ликвидлык белән проблема килеп чыгарга, гомумән, тулаем  финанс һәм банк системасында тотрыклылыкны киметергә мөмкин.

Россия банкы рәисе билгеләп үткәнчә, Россия Банкы, инфляция дәрәҗәсенә чаралар комплексы ярдәмендә контрольлек итүгә күчкәндә, рубль курсы тотрыксызлыгының инфляциягә йогынтысы сизелерлек кимер, дип саный.

Өстәмә тышкы тискәре факторлар барлыкка килмәгән очракта, рубль ныгу потенциалына ия, дип өстәде Нәбиуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot