news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рубль кыйммәте төшү тугыз илнең икътисадына яный

Гомумән, 2015 елда бу илләр 10 миллиардтан артык доллар югалтырга мөмкин

  (Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Рубль кыйммәте төшү Россиядә эшләүче гражданнардан акча күчерүгә бәйле булган тугыз илнең икътисадына җитди куркыныч тудыра, дип хәбәр итә РИА «Новости» «The Guardian» сылтама белән.

Бөтендөнья банкы мәгълүматларына караганда, Армения икътисадының 21 проценты, Грузия икътисадының 12 проценты, Кыргызстан икътисадының 31,5 проценты акча күчерүләренә бәйле, Молдова – 25, Таҗикстан -42, Украина – 5,5, Литва – 4,5, Әзербайҗан -2,5 Үзбәкстан – 12. Бу илләргә күчерелгән акчаның күпчелеген Россиядән кертелгән акча тәшкил итә.

Газета Бөтендөнья банкына сылтама белән бердергәнчә, гомумән, 2015 елда бу илләр 10 миллиардтан артык доллар югалтырга мөмкин. Бу илләрнең кайберсендә рубль кыйммәте төшүенең сәяси кризиска да китерү ихтималы бар.

Рубль кыйммәте төшү Төркмәнстан валютасының кыйммәте төшүгә китергән һәм Казакъстан тәңкәсе белән дә шул ук хәл булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot