news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рубль хакы төшү алтынга дөнья бәяләрен киметкән

Трейдерлар фикеренчә, Россия, ил валютасы бәясе төшүне туктату өчен, резервтагы алтынны сата башларга мөмкин

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Нью-Йорк аукционында алтын бәясе 2 процентка диярлек - унциясе 1210 дән 1190,6 долларга кадәр төшкән (спот базарындагы бәяләр). Февраль аенда алтын җибәрүгә контрактлар 1,2 процентка - унциясе 1207,7 долларга кадәр арзанайган.

Бәя кимүнең сәбәбе - бүген башланасы Федераль резерв системасы утырышы нәтиҗәләре буенча АКШның акча-кредит сәясәтен катгыйландыруы көтелүе һәм рубль хакы төшү, ди  "Reuters" сораштырган трейдерлар.

Алар фикеренчә, Россия Россия ил валютасы бәясе төшүне туктату өчен, резервтагы алтынны сата башларга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС.

Дүшәмбе көнне рубль курсы долларга карата 10 процентка диярлек  төшкән - 1 доллары 64,4 сумга җиткән. Сишәмбегә каршы төндә Үзәк банк еллык төп ставканы 10,5 проценттан 17 процентка кадәр арттырган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot