news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин»ның Казандагы матчы Беренче лиганың беренче турында кеше иң күп җыелган уен булды

«Рубин» командасының Мәскәүдән килгән «Родина» командасына каршы матчы (2:0) Беренче лиганың беренче туры нәтиҗәләре буенча кеше иң күп җыелган матч булды.

Якшәмбе көнне «Ак Барс Арена» стадионында узган уенга барлыгы 7789 җанатар килгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу уен тур нәтиҗәләре буенча гына рекордлы түгел, ул сезонның иң яхшы нәтиҗәсен дә җиңә алды. Иң яхшы нәтиҗә - 7234 тамашачы Воронежда «Факел» – «Волгарь» матчында теркәлгән иде.

Казандагы уенда «Рубин» 2:0 исәбе белән җиңде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot