Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Рубин» – «Зенит» матчы көнендә Казанда алкоголь сатуны чикләячәкләр
«Рубин» (Казан) һәм «Зенит» (Санкт-Петербург) командалары арасында футбол матчы узуга бәйле рәвештә, Казанда алкоголь продукциясен ваклап сату вакытлыча чикләнәчәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты шул хактагы карарны имзалады.
Чикләүләр спорт чарасын уздыру вакытында җәмәгать иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү максатыннан кертелә. Чаралар «Этил спирты җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында»гы 171нче Федераль закон нигезендә кабул ителде.
Документ нигезендә, якшәмбе, 27 июльдә, Татарстан башкаласының кайбер районнарында алкоголь продукциясен ваклап сату тыелачак. Аерым алганда, биредә Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет һәм Чернышевский урамнары хакында сүз бара. Чикләүләргә шулай ук Әмирхан проспектыннан алып Гаврилов урамына кадәр һәм алга таба Казансу яр буе линиясе буйлап урнашкан сәүдә нокталары да керә.
Хезмәт күрсәтү кысаларында алкоголь сату рөхсәт ителгән җәмәгать туклануы предприятиеләре искәрмә булып тора. Шәһәр халкына чикләү турында мәгълүмат бирү - «Татмедиа» агентлыгына һәм Казан Башкарма комитетына, ә кагыйдәләрнең үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә алкоголь продукциясе әйләнешен контрольдә тоту буенча ТР Дәүләт инспекциясенә йөкләнгән.
Карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз