news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” үзенең юбилей уенында җиңә алмады

Кичә Казанның “Рубин” командасы оешуга 60 ел булды.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның “Рубин” командасы 60 еллык юбилей уенында Ростовның “Ростов” командасы белән тигез исәптә уйнады.

Исегезгә төшерәбез, кичә “Рубин” командасы оешуга 60 ел булды.

Казанның Үзәк стадионында бәйрәм рухы да бар иде. Клуб бәйрәм уңаеннан күп кенә акцияләр оештырган. Мәсәлән, спортчылардан автограф алу. Җанатарлар автографка аеруча кызыксыну белән килде, чөнки Казанга “Рубин”да күп еллар буе уйнаган легендалар җыелды. Шаронов, Калешин, Калисто, Салуквадзе һәм Хузин кабат Казан командасы белән кичергән күңелле мизгелләрне искә төшерде.

Уен исәбе – 1:1. Әлеге уен Рубинның юбилей формасы белән чыгыш ясавы һәм Нобоаның искиткеч голы белән истә калды.

“Рубин”ның киләсе уены 30 апрель көнне Мәкәүдә “Динамо” командасына каршы узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100