news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" үз мәйданында "Зенит"ка оттырды

Исәп – 0:2: кунаклар ике голны да беренче таймда ук кертте.

"Рубин" үз мәйданында "Зенит"ка оттырды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 21 нче турында "Казан Арена" стадионында Санкт-Петербургның "Зенит" командасына оттырды. Исәп – 0:2. Кунаклар ике тупны да беернче таймда ук кертте.

"Рубин"ның быел "Казан Арена" стадионында уйнаганы юк иде әле. Әмма Үзәк стадиондагы кырның начар булуы сәбәпле, Конфедерацияләр кубогын каршы алырга әзерлек эшләре алып барылучы стадионга "күченергә" мәҗбүр булды. Яңартылган чирәмнең, уңайсыз һава шартлары булуга карамастан, әлеге уеннан соң да сыйфаты начарланмады кебек.

"Зенит" исәпне 36 нчы минутта ачты – капка каршында "Рубин" сакчысы белән үзе генә калган Артем Дзюба башы белән бәреп, тупны капкага юнәтә алды. Әлеге гол Казан футболчыларының кәефен кырды кебек. Шулай булмаса, өч-дүрт минут вакыт узу белән Сергей Рыжиков капкасына икенче гол кермәс иде дә: "Рубин" футболчыларының игътибарсызлыгыннан оста файдаланган Мигель Дани тәнәфес алдыннан җанатарларның икенче тапкыр кәефен кырды – 0:2.

Икенче таймда "Рубин" уен җебен үз кулына алырга тырышты. Исәпне кыскартырлык мөмкинлекләр дә булмады түгел. Әйтик, уенда Ян Мвиланы алмаштырган Максим Лестьен яхшы пас биреп, Бразилия һөҗүмчесе Жонатасны капкачы белән бергә-бер чыгарды. Кызганыч, һөҗүмче туп типкәнче, сакчылар "уянып өлгерде". Уен төгәлләнергә 10 минут чамасы калып барганда "Зенит" аз составта калды – Артур Йосыпов икенче сары карточкадан соң уеннан куып чыгарылды. "Рубин" мондый мөмкинлектән дә файдалана һәм бер туп кертеп булса да җанатарларын сөендерә алмады.

Кызыклы факт: Корбан Бердыев киткәч, "Рубин" командасы "Зенит"ны бер тапкыр да җиңгәне юк әле: 7 уен – 1 тигез исәп 6 җиңелү.

10 апрельдә "Рубин" читтә "Томь" белән очраша. Әлеге матчта бүген сары карточка алган Эльмир Нәбиуллин уйный алмый. Ә аңа кадәр 6 апрельдә Россия кубогы ярымфиналында Екатеринбургта "Урал" белән очрашасы бар әле.

Футбол. Россия чемпионаты. 21 нче тур. "Рубин" (Казан) – "Зенит" (Санкт-Петербург) – 0:2 (0:2).
Голлар: Дзюба, 36; Данни, 40.

"Рубин"ның составы: Рыжиков (к), Бауэр, Бурлак, Нәбиуллин, Самбрано, Цакташ, Камболов, Әхмәтов (Рочина, 57), Мвила (Лестьенн, 67), Җамалетдинов (Ткачук, 77), Жонатас.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100