news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" үз кырында "СКА-Хабаровск"ны җиңеп Россия Кубогы чирекфиналына чыкты

1/8 финалның ахыргы исәбе - 1:0.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Россия Кубогының 1/8 финалы матчында Казанның "Рубин" клубы үз кырында өстәмә вакытта "СКА-Хабаровск" командасың җиңде. Командага җәйге трансфер тәрәзәсе вакытында күчкән ярымсакчы Саму Гарсия Казан командасы өчен беренче тубын кертте.

Чирекфиналда казанлылар "Сибирь" белән уйнаячак.

Россия Кубогы . 1/8 финал.

«Рубин» (Казан) – «СКА-Хабаровск» (Хабаровск) – 1:0 (0:0, 0:0, 0:0, 1:0).

Голны Гарсия кертте (117).

Кисәтүләр: Устинов, Оздоев, Девич - Никифоров. 

«Рубин»: Нестеренко, Самбрано, Бурлак, Набиуллин, Устинов (Ахметов, 46), Цакташ, Гарсия, Карадениз (Жонатас, 78), Девич, Лестьенн (Рочина, 70), Оздоев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100