news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" үз кырында "Оренбург" командасын җиңә алмады

Ил чемпионатының иң югары дивизионында тәүге сезонын уздыручы командага каршы уен тигез исәпкә төгәлләнде.

"Рубин" үз кырында "Оренбург" командасын җиңә алмады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Рубин" Россия чемпионатының 19 нчы турында Казанның Үзәк стадионында "Оренбург" командасы белән очрашты. Уен 0:0 исәбенә төгәлләнде.

Исегездә булса, ил чемпионатының иң югары дивизионында – премьер-лигада тәүге сезонын уздыруы "Оренбург" командасына каршы беренче әйләнештәге Оренбургта узган уен да тигез исәпкә (1:1) төгәлләнгән иде. Бүгенге уенда командаларның гол кертерлек мөмкинлекләре күп булмаса да, азактан "Рубин" җиңүгә якынрак иде. Шулай да кунаклар мәйдан хуҗаларының һөҗүмнәренә каршы тора алды – 0:0.

27 очко туплаган "Рубин" әлегә 9 нчы урында бара. Шунысы игътибарга лаек: сезонның язгы өлешендә 3 матч уздырган "Рубин" командасыүз капкасына гол керттергәне юк әле.

18 мартта "Рубин" Екатеринбургта "Урал" командасы белән очраша. Бу – 5 апрельдә, шунда ук узачак Россия кубогының ярымфиналы алдыннан көндәшне өйрәнү дә булачак.

Футбол. Россия чемпионаты. 19 нчы тур. "Рубин" (Казан) – "Оренбург" (Оренбург) – 0:0.

"Рубин"ның составы: Рыжиков (к), Бауэр, Самбрано, Бурлак, Нәбиуллин, Камболов (Цакташ, 65), Мвила, Ткачук (Карадениз, 67), Җамалетдинов, Канунников, Жонатас.

news_right_1
news_right_2
news_bot