news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» ярымсакчысы Рифат Җамалетдинов Россия яшьләр җыелмасында уйный башлады

19 яшьлек футболчының ил командасында беренче уены Фарер утраулары җыелмасына каршы үтте

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдә Фарердагы «Тофтир» стадионында «Рубин»ның 19 яшьлек ярымсакчысы Рифат Җамалетдинов Россия яшьләр җыелмасы составында Европа-2017 U-21чемпионатының сайлап алу матчы кысаларында беренче уенда катнашты. Бу хакта «Рубин» футбол командасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия җыелмасының көндәше Фарер утраулары җыелма командасы булды. Җиңү 3:0 исәбе белән Николай Писарев уенчылары файдасына тәмамланды.

Рифат Җамалетдинов матчны тулаем уйнап чыкты.

Киләсе матч Мәскәүдә узачак. Анда Россия командасы 6 сентябрьдә Австрия җыелмасы белән очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100