«Рубин» ярымсакчысы Мөхәммәт Оздоев - 2016 елгы Европа чемпионатының сайлап алу уеннарына чакырылган футболчылар исемлегендә
Россия җыелма командасы тренерлар штабы Швеция һәм Молдавия җыелмаларына каршы уйнаячак футболчылар исемлеген игълан итте
(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Россия җыелма командасының Фабио Капелло җитәкчелегендәге тренерлар штабы Швеция һәм Молдавия җыелмаларына каршы уйнаячак футболчылар исемлеген игълан итте.
25 футболчы исеме арасына "Рубин" ярымсакчысы Мөхәммәт Оздоев та кергән.
Капкачылар: Игорь Акинфеев (ЦСКА), Юрий Лодыгин («Зенит» ), Артем Ребров («Спартак»).
Сакчылар: Василий Березуцкий, Сергей Игнашевич, Георгий Щенников (бөтенесе дә – ЦСКА), Владимир Гранат («Динамо»), Дмитрий Комбаров, Сергей Паршивлюк (икесе дә - «Спартак» ), Андрей Семенов («Терек»), Игорь Смольников («Зенит»).
Ярымсакчылар: Юрий Газинский («Краснодар»), Денис Глушаков («Спартак»), Максим Григорьев ( «Ростов» ), Алан Дзагоев (ЦСКА), Виктор Фәйзулин, Олег Шатов (икесе дә «Зенит» ).
Һөҗүмчеләр: Артем Дзюба («Спартак»), Алексей Ионов, Александр Кокорин (икесе дә – «Динамо»), Александр Кержаков («Зенит» ), Дмитрий Полоз ( «Ростов»), Александр Самедов («Локомотив»), Денис Черышев («Вильярреал»)
Россия футбол берлеге сайты хәбәр итүенчә, Фабио Капелло шәкертләре уеннарга әзерлекне 4 октябрьдә башлаячак.
Швеция җыелмасына каршы уен 9 октябрь Стокгольмда, Молдавияга каршы матч 12 октябрь Россиядә узачак.