news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» быел Казанда узган беренче матчта «Крылья Советов»ка оттырды

Киләсе турда «Рубин» футболчылары 14 мартта Туланың «Арсенал» командасы белән очраша.

«Рубин» быел Казанда узган беренче матчта «Крылья Советов»ка оттырды
http://www.rubin-kazan.ru

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның «Рубин» командасы Россия премьер-лигасы чемпионатының 21нче турында үз кырында Самараның «Крылья Советов» футболчыларына 0:1 исәбенә оттырды. «Рубин»га октябрь аеннан бирле уңыш елмаймый.

Казанлыларның инде 23 ноябрьдән бирле үз кырында рәсми матч үткәргәне юк. Хәзерге вакытта «Рубин» турнир таблицасында 13нче баскычны били. Өстәвенә, казанлылар чемпионатның язгы өлешен лиганың голларны иң аз керткән (20 турда – 11 туп) командасы ролендә башлады. Узган турда да «Рубин» «Тамбов» командасы белән үткәрелгән матчта бер туп та кертә алмады.

«Рубин» (Казан) — «Крылья Советов» (Самара) — 0:1 (0:1). Тупны 42нче минутта Попович кертте. Кисәтү алган уенчылар: Сантос, Игорь Коновалов — Кабутов, Глушенков, Антон.

«Рубин»: Дюпин, Зуев, Старфельт, Сантос (Абильдгор, 85), Данченко, Игорь Коновалов, Подберезкин, Кварацхелия, Давиташвили, Евтич (Макаров, 59), Игнатьев.

21 матчтан соң казанлылар активында 20 очко бар. Киләсе турда «Рубин» футболчылары 14 мартта Туланың «Арсенал» командасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100