Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Рубин» футбол клубы Түбән Камадагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
«Рубин» футбол клубы Түбән Камадагы фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Клуб мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, фаҗига булган «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре «Рубин»ның зур гаиләсенең бер өлеше булып тора, һәм клубта барысы да бу кайгыны уртаклаша.
«Рубин» футбол клубы Түбән Камада һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Безнең клуб бу фаҗигале вакыйгалар кагылган кешеләргә теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер», - диелә «Рубин» футбол клубының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Искәртеп үтәбез, 10 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте пилотсыз очкычлар һөҗүме турында хәбәр итте, аның нәтиҗәсендә 13 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз