news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” – “Уфа” уены тигез исәп белән төгәлләнде

Хоккейчының туп бәрүе белән башланган футбол матчы исәбе – 1:1.

“Рубин” – “Уфа” уены тигез исәп белән төгәлләнде
Михаил Захаров

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген "Казан-Арена" стадионында Казанның “Рубин” футбол командасы “Уфа”га каршы уйнады. Әлеге матч хоккейчының туп бәрүе белән башланды һәм 1:1 исәбе белән тәмамланды.

Матч “Ак Барс” хоккей командасы уенчысы Артём Лукояновның тупны символик рәвештә тибүе белән башланды. “Ак Барс” һөҗүмчесенең футбол белән мавыгуы билгеле, 21 апрель көнне ул хәтта Яр-Чаллының “КАМАЗ” футбол командасы составында чыгыш ясады.

Уенның кырык бишенче минутында “Уфа” футболчысы Ондржей Ванек тупны капкага кертте (0:1).

Тәнәфестән соң, уенның җитмеш икенче минутында “Рубин”ның сакчысы Егор Сорокин исәпне тигезләштерә алды (1:1).

“Рубин” командасының старт составы.
Капкачы: Иван Конвалов; сакчылар: Игорь Калинин, Егор Сорокин, Филип Уремович, Ибраһим Цаллагов; ярымсакчылар: Павел Могилевец, Игорь Коновалов, Вячеслав Подберёзкин, Руслан Камболов; һөҗүмчеләр: Александр Бухаров, Дмитрий Полоз.

Киләсе уенда “Рубин” футболчылары Мәскәүдә “Спартак” командасы белән очрашачак. Матч 29 апрель 19:30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100