news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” – “Уфа” матчы Гекдениз Карадениз өчен хушлашу матчы булачак

“Рубин”дагы төрек ярымсакчысы быелгы сезонны тәмамлаганнан соң һөнәри карьерасын төгәлли.

“Рубин” – “Уфа” матчы Гекдениз Карадениз өчен хушлашу матчы булачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Рубин”ның ярымсакчысы Гекдениз Карадениз өчен хушлашу матчы Казанда 7 майда узачак. Бу Россия чемпионатының “Уфа”га каршы календарь уены булачак. Быелгы сезон тәмамланганнан соң Татарстан башкаласы өчен легендар футболчы уенчы карьерасын төгәлләячәк.

10 елдан артык Төркиянең “Трабзонспор” футбол клубында чыгыш ясаганнан соң Карадениз “Рубин”га күчә. Ул Казан клубы белән бергә ике тапкыр Россия чемпионы (2008, 2009) булды. Моннан тыш, футболчы 2012 елда Россия Кубогын яулады һәм ике мәртәбә ил Суперкубогына (2010, 2012) ия булды. Төрек футболчысы белән “Рубин”ның чемпионнар лигасы һәм Европа лигасы уңышлары бәйле: Карадениз “Барселона”, “Интер”, “Челси”, “Атлетико” кебек Европа футболы командаларына гол кертте.

Хәзерге вакытта футболчы тренерлык лицензиясе алу өчен укый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100