news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" - "Уфа" матчы җанатарлары машиналарын якындагы сәүдә үзәкләрендә калдыра ала

7 май көнне "Казан-Арена"да узачак матчка билетлар бушлай булачак.

"Рубин" - "Уфа" матчы җанатарлары машиналарын якындагы сәүдә үзәкләрендә калдыра ала
Султан Исхаков

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Казан-Арена”да узачак футбол чемпионатына әзерлек уены буларак каралган “Рубин” - “Уфа” матчы җанатарлары машиналарын якындагы сәүдә үзәкләрендә калдыра алачак. Бу хакта “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фаттахов хәбәр итте.

“Бәлки, бу әзерлек уенына бик үк карамыйдыр, әмма без якын тирәдәге машина кую урыннарын да тикшерергә булдык. Шәхси транспортта килүчеләргә безнең якын тирәдәге сәүдә үзәкләре белән килешү барлыгын искә төшерәсе иде. Алар: “Леруа Мерлен”, “Парк Хаус”, “Тандем”, “Метро” сәүдә үзәкләре", - диде ул.

“Рубин” – “Уфа” матчы 7 май көнне 19:00 сәгатьтә узачак. Билетлар уен көнне 10:00 сәгатьтән бирелә башлаячак. Билетлар бушлай булганга җанатарлар стадионның 50%-55% тутырыр дип көтелә. “Казан-Арена” стадионына 43 мең кеше сыя.

news_right_1
news_right_2
news_bot