news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» уенчысы Гекдениз Карадениз карьерасы тәмамлануы турында игълан итәргә ниятли

Төрек ярымсакчысы Казанның «Рубин» футбол клубында 2008 елдан бирле уйный.

«Рубин» уенчысы Гекдениз Карадениз карьерасы тәмамлануы турында игълан итәргә ниятли
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). «Рубин» уенчысы Гекдениз Карадениз карьерасы тәмамлануы турында игълан итәргә ниятли. Бүген Казанда узачак матбугат конференциясендә футболчы журналистларга үзенең шундый карарга килүе хакында сөйләячәк. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы Казан клубына сылтама ясап хәбәр итә.

Гекдениз Карадениз 1980 елда Төркиядә туган. 10 елдан артык Төркиянең «Трабзонспор» футбол клубында чыгыш ясаган. «Рубин»да футболчы 2008 елның мартыннан бирле уйный. Ул – ике тапкыр Россия чемпионы. Моннан тыш, футболчы 2012 елда Россия Кубогын яулады һәм ике мәртәбә ил Суперкубогына ия булды.

Моңа кадәр «Рубин»ның Мәскәүдә «Динамо» командасы белән очрашуы турында хәбәр ителгән иде. Россия чемпионатының 28нче тур матчы 0:0 исәбенә тәмамланды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot