news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рубин уенчысы Эльмир Нәбиуллин “Беренче бишлек” премиясе номинанты булды

“Беренче бишлек ” премиясе ел саен РФПЛның иң яхшы яшь уенчысына бирелә

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). “Рубин” футболчысы Эльмир Нәбиуллин ел саен бирелә торган “Беренче бишлек” милли премиясе номинанты булды. 

Әлеге премия Россия премьер лигасында чыгыш ясаучы иң яшь уенчыга бирелә. Россия футбол берлегеннән хәбәр итүләренчә, номинантлар арасында Денис Давыдов («Спартак»), Дмитрий Ефремов (ЦСКА), Алексей Миранчук («Локомотив») һәм Александр Трошечкин («Ростов») бар. Премия лауреаты футбол клублары җитәкчеләре, футбол белгечләре,журналистлар - барлыгы 101 кеше тавыш биргәннән соң билгеле булачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot