news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Рубин” уенчысы Аргентина җыелма командасына чакыру алды

Диего Марадона Кристиан Ансальдины Испания җыелма командасы белән иптәшләрчә очрашуга чакырылган 19 легионер исемлегенә кертте

(Казан, 31 октябрь, “Татар–информ”). Футбол буенча Аргентина җыелма командасының баш тренеры Диего Марадона Казанның “Рубин” клубы сакчысы Кристиан Ансальдины Испания җыелма командасы белән иптәшләрчә очрашуга чакырылган 19 легионер исемлегенә кертте.
2008 елның февраль аенда Ансальди Аргентина җыелма командасы составында Гватемала командасына каршы бер очрашу үткәрде. Әмма “Рубин” составында уңышлы чыгыш ясаса да, аны үз иленең төп командасына бүтән чакырмадылар.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100