news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» уенчылары Нәбиуллин һәм Җамалетдинов Россия яшьләр җыелмасында уйнаячак

Казан спортчылары Германиягә каршы 7 октябрьдә һәм Финляндиягә каршы 11 октябрьдәге матчларда катнашачак.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казан «Рубин»ының ике уенчысы - Эльмир Нәбиуллин һәм Рифат Җамалетдинов Россия яшьләр җыелма командасына 2017елдагы Европа U-21чемпионаты сайлап алу уеннарында катнашуга чакырылган. Беренче матч Германия белән 7 октябрьдә, ә икенчесе 11 октябрьдә Финляндия белән үтәчәк, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.

Команда 3 октябрьдә Новогорск базасында җыела, икенче көнне Германиягә очачаклар. 8 октябрьдә спортчылар Мәскәүгә кайта һәм финнар белән матчка әзерлекне дәвам итә.

Команданың кәефе әйбәт һәм җитди булачак, дип саный өлкән тренер Николай Писарев. «Команданың турнир мотивациясе юк – Европа -2017 чемпионатына җыелма бармаячак. Әмма футболчылар уен кырына җыелма команда майкаларыннан чыгуның ил данын яклау икәнен аңларга тиешләр. Шунлыктан егетләрнең кәефләре бик җитди булачак», – дип билгеләп үтә ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100