news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады

Казан командасы турнир таблицасының 10 нчы баскычында калды.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футболчылары Тулада “Арсенал” командасы белән тигез исәпкә уйнады. Россия чемпионатының 17 нче тур матчы 0:0 исәбенә төгәлләнде.

Уенның беренче таймында "Рубин" футболчылары тудырган берничә мөмкинлекләрен голга әйләндерә алмаса, икенче таймда "Арсенал" үз уенын "тапты" һәм матч азагында исәпне ачудан безнең капкачының осталыгы гына коткарып калды.

Әлеге уеннан соң “Арсенал” 24 очко белән 7 нче урынга урнашса, 20 очко җыйган “Рубин” 10 нчы баскычта калды.

26 ноябрьдә “Рубин” үз кырында ЦСКА командасы белән уйный.

Футбол. Россия чемпионаты. 17 нче тур. “Арсенал” (Тула) – “Рубин” (Казан) – 0:0.

“Рубин”ның составы: Джанаев, Камболов, Сигурдссон, Гранат, Нәбиуллин, Җамалетдинов (Азмун, 71), Оздоев, Кудряшов, Канунников (Лестьенн, 81), Сорокин, Мвила.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100