news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" – ЦСКА матчына керү бушлай булачак – Роман Шәйхетдинов

Россия чемпионаты кысаларындагы матчны тамаша кылу өчен җанатар паспорты алырга гына кирәк.

"Рубин" – ЦСКА матчына керү бушлай булачак – Роман Шәйхетдинов
Расих Фасхутдинов

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). 17 майда Россия чемпионатының 29 нчы туры кысаларында "Казан Арена" стадионында узачак "Рубин" – ЦСКА матчын бушка тамаша кылып булачак. Бу хакта "Татар-информ"да үткән матбугат конференциясендә вице-премьер – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. 

Әлеге матч Конфедерацияләр кубогы алдыннан тест рәвешендә оештырыла. "Уенга бушка кереп булачак. Моның өчен алдан җанатар паспорты гына алырга кирәк", – диде Шәйхетдинов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100