news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин»-ЦСКА матчы җанатарларына стадионга алданрак килергә киңәш итәләр

4 августта Казанның Үзәк стадионында «Рубин» һәм Мәскәүнең ЦСКА командасы очраша.

«Рубин»-ЦСКА матчы җанатарларына стадионга алданрак килергә киңәш итәләр
Михаил Захаров/архив

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 4 августта Татарстан башкаласында Казанның «Рубин» һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары арасындагы матч була. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җанатарларга Үзәк стадионга алданрак килергә киңәш итә. Бу турыда идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матч алдыннан җанатарларның барысына тикшерү процедурасын узарга кирәк булачак. Чара вакытында җәмәгать тәртибен 870 полицейский, Росгвардия гаскәрләренең 420 хезмәткәре, 270 тән артык контролер-тәртип салучы һәм егермегә якын шәхси сак предприятиесе хезмәткәре тәэмин итәчәк.

«Казан дәүләт автоинспекциясе казанлыларга һәм Татарстан башкаласы кунакларына, бәхәсле очраклар килеп чыкмасын өчен, үз автомобильләрен бары тик рөхсәт ителгән урыннарда калдырырга яки футбол матчын үткәрү урынына җәмәгать транспортында барырга киңәш итә», - диелә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100