news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Рубин" – ЦСКА командалары уйнаган көндә Казанның өченче транспорт дамбасы ябык булачак

Чикләүләрне уенга кадәр ике сәгать кала һәм уен төгәлләнгәннән соң бер сәгать дәвамында кертергә ниятлиләр.

"Рубин" – ЦСКА командалары уйнаган көндә Казанның өченче транспорт дамбасы ябык булачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). "Казан Арена" стадионында "Рубин" һәм ЦСКА командалары арасындагы уен Конфедерацияләр кубогы алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен репетиция булачак.  Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына биргән интервью барышында Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габрахманов җиткерде.

"17 майда Казанда "Рубин" һәм ЦСКА командалары очрашачак. Әлеге уен кысаларында Конфедерацияләр кубогы вакытында планлаштырылган эшләр башкарылачак. Конфедерацияләр кубогы вакытында хәрәкәт уенга кадәр 5 сәгать алдан һәм матчтан соң 3 сәгать дәвамында ябык булачак. Өченче транспорт дамбасы – Ямашев һәм Адоратский урамнары киселешеннән алып "Ветеринария институты" тукталышына кадәр, ябык булачак", – диде Ленар Габдрахманов.

17 майда дамба шулай ук ябык булачак. Әлегә чикләүләрне уенга кадәр ике сәгать кала һәм уен төгәлләнгәннән соң бер сәгать дәвамында кертергә ниятлиләр. Ә җәмәгать транспорты өчен чикләүләр кертелмиячәк. Әмма алар да әлеге урында тукталыш ясамаячак.
 
Конфедерацияләр кубогы вакытында Казандагы хезмәттәшләренә ярдәмгә Татарстан районнарыннан 187 ЮХИДИ хезмәткәре киләчәк. Чара узган вакытта Казан юлларында 687 ЮХИДИ хезмәткәре тәртип саклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100