news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» ЦСКА белән матчка Корбан Бердыевтан башка гына әзерләнә

Казанның «Рубин» футбол клубы баш тренеры Корбан Бердыев инде икенче көн эш урынында күренми.

«Рубин» ЦСКА белән матчка Корбан Бердыевтан башка гына әзерләнә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Рубин» футбол клубы инде икенче көн баш тренер Корбан Бердыевтан башка гына ЦСКА белән матчка әзерләнә.

Күнегүләргә аның ярдәмчесе, капкачылар белән эшләү буенча тренер Виталий Кафанов җитәкчелек итә.

Кафанов матч алдыннан үткәрелә торган ачык күнегүләр вакытында журналистлар белән аралашкан. Бердыевның эш урынында күренмәү сәбәпләре хакында хәбәр ителми. Мөселман кешесе буларак, аның Корбан бәйрәме белән бәйле чараларда катнашуы да ихтимал.

«Рубин» - ЦСКА матчы 25 августта «Казан Арена» стадионында узачак. Уен 16.30 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot