news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рубин” – “Торпедо” футбол матчыннан соң полиция бүлегенә 500дән артык фанат китерелгән

210сы - балигълык яшенә дә җитмәгән

  (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда “Рубин” (Казан) – “Торпедо” (Мәскәү) командалары арасында футбол матчы вакытында Казан командасы фанатлары тарафыннан ясалган матди зыян күләме ачыклана, дип хәбәр итте бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

“Казан командасы фанатлары футбол матчы вакытында 4 файер, 5 төтен шашкасы, 2 петарда һәм 6 шартлаткыч пакет кулланган. Алар 20 дән артык пластик утыргычка зыян салган, аларның 3сен яндырган. Аны янгын сүндерү хезмәтләре сүндергән. Хулиганнар китергән зыян исәпләнә”, - диелгән ведоство хәбәрендә.

Стадионда тәртипсезлектән соң Казан полициясе бүлегенең 12 территориаль органына 521 җанатар китерелгән, аларның 210сы – балигъ түгел. Балигъ булмаган балаларның ата-аналарына балаларының кайда икәнлеге хәбәр ителгән. 30 ата-анага карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.11 нче маддәсе (“Балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерүне кисәтү буенча чаралар тәэмин итү таләпләрен үтәмәү”) буенча беркетмәләр төзелгән. Моннан тыш, 16 кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.31 нче маддәсе (“Рәсми спорт чаралары үткәргәндә тамашачыларның үз-үзен тотышлары кагыйдәләрен бозу”) буенча административ беркетмә төзелгән; 4 кешегә - РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.21 нче маддәсе (“Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булу”) буенча, 3 кешегә - РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның (“Тыелган урыннарда алкоголь продукциясен кулланган өчен”).

ТР буенча ЭЭМ, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык һәм хокук тәртибе тәэмин итү ведомствоның өстенлекле бурычларының берсе булуын тагын бер тапкыр кисәтә. Шуңа күрә җәмәгать тәртибен бозу очракларына карата полиция хезмәткәрләре закон кысаларында эш итәчәк һәм куркынычсызлык тәэмин итү буенча барлык чараларны да кулланачак.

Бу мачт Казан футболчылары файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланган иде, югыйсә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100