news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин” – “Томь” матчына хөкемдарлар билгеләнгән

Уенга 37 яшьлек Сергей Карасев җитәкчелегендәге арбитрлар бригдасы хезмәт күрсәтәчәк

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Премьер-лига командалары арасында футбол буенча Россия чемпионатының 8нче тур матчына хөкемдарлар составы мәгълүм булды. 26 сентябрь көнне Казанның Үзәк стадионында узачак “Рубин” белән “Томь” арасындагы очрашуда Мәскәүдән 37 яшьлек Сергей Карасев җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта казанлыларның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Судьяның ассистентлары итеп Мәскәүдән Антон Аверьянов һәм Тихон Калугин, инспектор итеп Алексей Спирин билгеләнгән.

Элегрәк Сергей Карасев “Рубин” уеннарында баш хөкемдар сыйфатында 21 тапкыр эшләгән. Әлеге матчларда Казан командасы биш җиңү яулаган, җиде уенда тигез исәпкә уйнаган һәм тугыз тапкыр оттырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot