news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» тарихында иң яхшы һөҗүмчеләрнең берсе Мурад Задикашвили вафат

Уен карьерасы тәмамлагач, Задикашвили Казан командасының җитәкчесе һәм баш тренеры булып эшләгән.

«Рубин» тарихында иң яхшы һөҗүмчеләрнең берсе Мурад Задикашвили вафат
https://www.rubin-kazan.ru

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). «Рубин» тарихында иң яхшы һөҗүмчеләрнең берсе Мурад Задикашвили бүген вафат булган. Аңа 73 яшь иде. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уен карьерасы тәмамлагач, Задикашвили Казан командасының җитәкчесе һәм баш тренеры булып эшләгән.

Задикашвили Мурад Вахтангович 1946 елның 18 декабрендә Грузия Совет Социалистик Республикасының Кутаиси шәһәрендә туган. Һөҗүмче, «Торпедо» футбол командасы (Кутаиси) әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе. Кутаисиның «Торпедо» командасы (1964, 1972), Новороссийскиның «Цемент» (1965), Мәскәүнең «Локомотив» (1966) командаларында чыгыш ясаган. 1966 елдан 1971 елга кадәр һәм 1973 елдан 1977 елга кадәр Казанның «Рубин» командасы өчен уйнаган. Ил чемпионатларында команда өчен 362 уен үткәргән, 56 туп керткән.

1966 елда СССР яшьләр җыелма командасы өчен чыгыш ясаган (1966). 1989 елдан 1995 елга кадәр — «Рубин» (Казан) командасы башлыгы; 1993 елдан 1995 елга кадәр — «Рубин» (Казан) командасының баш тренеры. Соңгы елларда Грузиядә яшәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100