news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» Төркиядә үтәчәк күнекмә җыеннарында сигез контроль матч уздыра

12 гыйнварда Казан клубы сезонның калган өлешенә әзерләнә башлый.

«Рубин» Төркиядә үтәчәк күнекмә җыеннарында сигез контроль матч уздыра
www.rubin-kazan.ru

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). «Рубин» футбол командасы Төркиядә өч күнекмә җыены дәвамында сигез контроль матч уздырачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан клубының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Леонид Слуцкий шәкертләре беренче җыен вакытында ике матч уйнаячак. 21 гыйнварда «Рубин» Белград «Партизаны», ә 24 гыйнварда «Сочи» футбол клубы белән очраша.

Икенче җыен вакытында казанлылар тагын өч матч: 2 февральдә «Химки», 5 февральдә Мәскәү «Динамо»сы һәм 9 февральдә футбол лигасы лидеры «Нижний Новгород» футбол клубы белән уйнаячак.

Өченче җыенда «Рубин»ның ике көндәше булачак. Алар белән казанлылар өч матч уйнаячак. Башта 15 февральдә «Урал», аннары ике тапкыр (18 февраль һәм 21 февраль) «Ротор» белән уйнаячак.

Мәгълүм булганча, «Рубин» яңа сезонга 12 гыйнварда Төркиядә әзерләнә башлаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100