Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Рубин» Россия премьер-лигасының 28нче турында Калининградта «Балтика» белән уйный
Казанның «Рубин» клубы футболчылары Россия премьер-лигасының 28нче туры матчында кунакта «Балтика» командасы белән уйный. Очрашу Калининградта уза һәм Мәскәү вакыты белән 16:30 сәгатьтә башлана.
27нче турдан соң «Балтика» турнир таблицасында 45 очко белән бишенче урынны били. «Рубин» - җиденче урында, команданың 39 баллы бар. Алдагы матчта казанлыларга Игорь Вуячич ярдәм итә алмаячак – ул артык күп кисәтү алу сәбәпле уеннан читләштерелде.
Беренче әйләнештә «Рубин» Казанда «Балтика»га 0:3 исәбе белән оттырды. Шул ук вакытта, хәзер Татарстан башкаласы командасы яхшы формада: аның чемпионаттагы җиңелүләрсез сериясе сигез матчка җитте. «Балтика» исә, киресенчә, инде биш уен рәттән оттыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз