Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Рубин» – «Спартак» матчында җанатарларны идентификацияләү системасын сынап карау планлаштырыла
Казанда «Рубин» – «Спартак» матчы 30 октябрьдә узачак
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). «Спартак» ның рәсми фан-клубы директоры Олег Семенов, җанатарларны идентификацияләү системасы Россия кубогының 1/8 матчында ук сыналырга мөмкин, дип сөйләде.
“Киңәшмәдә Татарстан ЭЭМ вәкилләре, РФПЛның куркынычсызлык буенча директоры Александр Мейтин, Россия футбол берлегенең куркынычсызлык һәм җанатарлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алексей Толкачев һәм ике клубның да куркынычсызлык департаментлары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә РФПЛ җанатарларын бердәм идентификацияләү системасын сынау мөмкинлеге каралды. Әгәр яңа система сыналган очракта, ул “Рубин” җанатарларының актив секторына гына кагылачак.
Клублар Kazan-Arena стадионында беренче тапкыр очрашу сәбәпле, өстәмә киңәшмә үткәрү ихтыяҗы туган. Казанга матчка “Спартак”ның күпсанлы җанатарлары килә, шуңа күрә хокук тәртибен саклау хезмәте өчен бу матч катлаулы булачак, ди Семенов”, - дип хәбәр итә ТАСС.
Казанда «Рубин» – «Спартак» матчы 30 октябрьдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз