Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Рубин"-"Спартак" матчы казанлылар өчен Россия Кубогында 100нче уен булачак
Казанлылар Россия Кубогында иң яхшы күрсәткечкә мактаулы трофейны отып, 2011/12 еллар сезонында ирештеләр
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Kazan-Arena стадионында узачак Мәскәүнең "Спартак" командасына каршы узачак 1/8 финалы матчы "Рубин" өчен ил Кубогында йөзенче уен булачак.
Дебют 1958 елның 2 июлендә булган. Ул көнне "Искра" СССР Кубогының Б классы 1 зонасы 1/8 финалы кысаларында Воронеж шәһәре командасына каршы уйнап, 3:1 исәбенә җиңгән. Ил Кубогында Казан командасының беренче голын Анатолий Сурков керткән.
Казан клубының Ил Кубогындагы 50нче матчы 1997 елның 15 маенда узган. Ул чакта Россия Кубогының 1/128 финалы кысаларында "Рубин" Үзәк стадионда Яшел Үзәннән "Прогресс" командасын 3:1 исәбенә откан.
Казанлылар Россия Кубогында иң яхшы күрсәткечкә мактаулы трофейны отып, 2011/12 еллар сезонында ирештеләр. Кубок матчларында казанлылар 51 тапкыр җиңгән, 41 тапкыр җиңелгән, ә 7 уен тигез исәпкә тәмамланган, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз