news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин” шәхси футбол клубы булды

Юридик затны алмаштыру эшләре тәмамланган, команда Россия чемпионаты составына яңа сыйфатта кертелгән.

“Рубин” шәхси футбол клубы булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Рубин” футбол командасы “муниципаль автономияле учреждение”дән “җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять”кә үзгәртелеп, рәсми рәвештә шәхси булды. Бу хакта Россия футбол берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия футбол берлегенең башкарма комитеты бюросы утырышында барлык кирәкле процедуралар тәмамланган. “Рубин”ның төп һәм яшьләр командалары Россия чемпионаты составына яңа сыйфатта кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot