news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Рубин” сезон башланыр алдыннан тагын ике яңа футболчы белән тулыланды

“Рубин” сезон башланыр алдыннан тагын ике яңа футболчы белән тулыланды

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Футбол буенча Россия чемпионаты башланырга дүрт көн кала Казан “Рубин”ы ике яңа уенчы белән тулыланды. Мәскәү “Торпедо”сының 27 яшьлек ярымсакчысы Сергей Будылин Казан клубы белән – 3 елга, ә Барнаул “Динамо”сының 20 яшьлек сакчысы Сергей Нестеренко 5 елга килешү төзеде.

Будылин “Рубин”да – 22нче, ә Нестеренко 28нче номер астында чыгыш ясаячак. Башка футболчыларның да номерлары тәгаенләнде. Фабио Фелисио артына 20нче номер, Кристиан Нобоа – 16, Петр Гицелов – 8, Жеан – 4, Виталий Волков – 11, Евгений Баляйкин – 23, Велько Паунович – 27нче номер “сугылган” майка киячәк. Узган сезонда Алехандро Домингес чыгыш ясаган 7нче номер астында быел Көньяк Америка футболчысы Алехандре Жаилсон уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot